Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Район башлыгы кармышлыларга рәхмәт белдерде

Кармыш җирлегендә шәхси хуҗалыкларда бер йортка уртача бер сыер туры килә, эре мөгезле терлекләр 292 баш, шул исәптән сыерлар – 159. Район җитәкчесе моның өчен рәхмәт белдерде.

-Алдагы ел белән чагыштырганда мал саны бик азга кимегән. Кимүнең сәбәпләре былтыр һава торышының уңайсыз килүе, сөткә бәя төшү, азык әзерләү кыенлыгы белән бәйледер, - диде район башлыгы Рамил Айбатов бу җирлектә узган җыенда. –Украинадагы махсус операция зонасына, якташларга кирәк-ярак, хәтта машиналар җибәрдегез, гел булышасыз. Бу да мактауга лаек. 2024 ел – Гаилә елы, гаиләләрегез тулы булсын, бәхетле яшәгез.

Райондагы бу җирлектә инвесторлар кертмәделәр, бөтен җирләр үзләрендәге фермер хуҗалыкларында, алар сигезәү. Фермерлар күмәк эшләрдә актив катнашалар. Әнә үткән атналарда кар бик күп яуган көннәрдә Кармышта һәм Яшәүчедә төп юлларны Дамир Гатинның куәтле тракторы чистарткан. Җыенда, рәхмәт белдереп, аңа гөрләтеп кул чаптылар.

Кармыштагы 101 йортта 289 кеше исәптә, Яшәүчедә 34 йортта 61 кеше яши. 2023 елда бер бала туган, 8 кеше вафат булган.

Ике авылга 102 берәмлек җиңел, 15 йөк машинасы, 20 трактор бар.

Ел дәвамында, авыл җирлеге башлыгы Рәмилә Гатина отчет чыгышында әйтүенчә, Кизләү чишмәсен матурлаганнар, агачлар утыртканнар. Санкцияләнмәгән чүплек юк ителгән. Авыл көне зур бәйрәм рәвешендә үткәрелгән. Элеккеге Саклык бистәсе зиратын тотып алуга, җыештыруга, капка куюга кирәк-ярак ясауга, утыргыч, беседка, өстәл куюга 525 мең сум күләмендә үзсалым акчалары тотылган. Халыктан җыелган, аңа республика өстәп биргән средстволарга алдан планлаган башка эшләрне дә вакытында башкарганнар.

Былтыр башланган тагын бер изге эшне төгәллисе бар – экскаватор алмакчылар. Ул зиратта кабер казу өчен кирәк. Җирлек башлыгына бу үтенечне мәчет картлары җиткергән. Күмәк көч белән 1 миллион 600 мең сум акча җыйганнар да. Бу сумма күбәя бара, кулай экскаватор да белешәләр.

Җыенда районнан килгән җитәкчеләр һәм белгечләр мал тотучыларга дәүләт ярдәме, субсидияләр алу тәртибе, торак төзелеше сәясәте, ветеринария хезмәте, административ комиссия эшчәнлеге, санитар чисталык, районда башкарылучы эшләр, икътисади хәл, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, март аенда булачак РФ Президентын сайлаулар хакында мәгълүмат җиткерделәр.

-Кармыш белән Түбән Кәминкә арасында юл ясалсын иде, - диде җыенда катнашкан берәү.

Бу мәсьәлә район җитәкчесен дә борчый икән. Ул әлеге сорауга соңрак җавап биреләсен әйтте.

Җыенда башка сораулар булмады. Монда читтән ярдәм сорарга гадәтләнмәгәннәр, мөмкин эшне үз көчләре белән башкаралар.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев