Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннән Нургатиннар өендә Шәймиев та булган

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды быел 25 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге фонд ярдәмендә күпләр үзләренең торак шартларын яхшыртуга иреште. Чирмешәннән Рафаэль һәм Ирина Нургатиннар район үзәгенең Амур ягында “Социаль ипотека” программасы буенча төзелгән, халык телендәге “ипотека йортлары”ның берсендә инде 10 елдан артык гомер итә.

Өч балалы гаилә дәүләт өлгерткән җыйнак кына өйләрендә барын да үзләренчә көйләп-җайлаган. Гаилә башлыгы белән шулар хакында сөйләшеп алдык.

- Рафаэль, гаиләгез чагыштырмача ишле. Бүлмәләр җитәме, кысан түгелме?

-Өебез өч бүлмәле, ванна, бәдрәфе аерым. Ике ул, бер кыз үстерәбез, зарланмыйбыз, бишебезгә дә урын җитә, менә дигән! Артык зур йортлар нәрсәгә соң? Күбебезнең балалары мәктәптән соң таралыша, кайсы укырга китә, кайсы читтә эш таба, дигәндәй.

- Үз куышың булу, һич арттырусыз – зур бәхет. Сез бу йортны ничек алдыгыз?

-Тораклы итү буенча шундый дәүләт программасы бар икәнлеген ишеттем дә, район хакимиятенә киттем. Сораштым, белештем - гариза язарга куштылар, аннан хатын белән тиешле кәгазьләр җыйдык. Бераз көттек, 2009 елда  яңа өйгә күчтек.

-Ул вакытта йорт ничә сумга бәяләнде?

- 1 миллион 600 сумга, аның 10 процентын – беренчел кертемен түләргә иде. Мин 200 мең сум керттем. Ипотека бурычын ай саен түләп килдек, әле тагын түлисе бар. Эш булсын, иң мөһиме, эш булса - җиңдереп барып була.

- Төзелгән йортлар сыйфатына, анысы ошамый, тегесе болай дип,  дәгъва белдерүчеләр табыла...

-Безнең өй, төзелеп беткәч, дүрт ел басып торган. Үзебезгә биргәнче, башта килеп карадык, нигезе яхшы, ярылган, кузгалган урыннар юк. Ә вак-төяген генә ясыйсың инде, үзеңчәрәк үзгәртәсең, бөтенесе шулай итә. Әйтергә онытып торам икән әле, без күчкәнче, йортны ул вакыттагы Президент үзе - Минтимер Шәймиев та карап чыккан булган.

- Үкенмисеңме, үзем башлап төзергә калган икән,  дигән чакларың булдымы?

-Күреп-ишетеп торабыз, өй өлгертү ансат түгел. Газ, ут кертүләрен генә санасаң да, күп, күмәк акча кирәк. Ипотекага булгач исә, акрынлап түләп барырга мөмкин. Башкаларга ничектер, миңа шул вариант кулайрак иде, йорт та ошый. Рәхмәт, вакытында безнең яшь гаиләгә ул зур бүләк булды. Без абзарлар, гараж, мунча өлгерттек. Аларын күбрәк үзем эшләдем. Исәнлек белән яшәргә генә язсын, балалар исән-сау булсыннар.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X