Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Мәскәүгә акча эшләргә дип киткән Иске Элмәле кешесе югалган

01 Үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган. 19 ноябрьдә янгын - коткару хезмәткәрләре Чирмешәндә булган авария урынына чыкканнар. Хәбәр 135 янгын частеннан алынды. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 31 хәбәр кергән, бер җинаять эше кузгатылган. "Витязь" хосусый сак предприятиесе хезмәткәрләре "Геотех" җәмгыятенең Түбән Кармалка авылы янындагы төзелеш...

01 Үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган.

19 ноябрьдә янгын - коткару хезмәткәрләре Чирмешәндә булган авария урынына чыкканнар. Хәбәр 135 янгын частеннан алынды.
02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 31 хәбәр кергән, бер җинаять эше кузгатылган.
"Витязь" хосусый сак предприятиесе хезмәткәрләре "Геотех" җәмгыятенең Түбән Кармалка авылы янындагы төзелеш объектыннан нефть үткәргеч эшермәләрнең югалуын ачыклаганнар. Тикшерү бара.
Билгесез кешеләр чирмешәнле ир-атның "Брилинг" маркалы машинасында дүрт көпчәк резинасын кискәннәр.
Районның ике кешесе үзләренә кирәкмәгән ау мылтыгын полициягә тапшырган, ә Ульяновкада яшәүче берәүдән, теркәү кагыйдәләрен бозган өчен, мылтык алынган.
Түбән Кәминкәдә берәүнең ВАЗ-21074 машинасыннан аккумулятор урлаганнар.
Иске Элмәледә яшәүче хатын-кыз хокук саклау органнарына язма гариза белән мөрәҗәгать итеп, ирен эзләтүләрен сорый. Мәскәү якларына акча эшләргә дип чыгып киткән ир-аттан менә бер ай инде бер хәбәр дә юк икән.
Район юлларында 2 юл-транспорт вакыйгасы булган, кеше үлеме юк.
ЮХИДИ хезмәткәрләре 75, участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 27 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә уртача 17-18 чакырту кергән. Фельдшер Гөлнур Әхмәтҗанова әйтүенчә, чакыртуларның күбесе - йөрәк-кан тамырлары авыру кешеләр янына. Шимбә-якшәмбе көннәрендә 4 кешедә ОРВИ булган, берничә кеше көнкүрештә җәрәхәт алган.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 36 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Мәскәү Иске Элмәле кешесе