Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмир урманында гөмбә күп

Гөмбәгә йөрүне русчалатып “Тихая охота” (“Тыныч ау”) диләр. Быелгы яңгырлы һава торышы әлеге төр аучыларга аеруча уңышлы булды.

-Ышанасызмы, Әмир урманында гөреҗдә (грузди), “беляк”ларны тулы бер машина багажнигы җыеп кайттык. Гөмбә күп быел, үзебезгә дә, балаларга да әзерләдек, - диләр Чирмешәннән апалы-сеңелле Валентина Долгополова һәм Татьяна Игнатьева.

- Агуланудан курыкмыйсызмы, - диюемә:

- Без тумышыбыз белән Лагеркадан, бала чактан ук гөмбә җыеп үстек, тәҗрибәбез бар. Белеп эшкәртәбез, курыкмыйбыз. Белмәгән гөмбәне җыймыйбыз, - диләр апалар. –“Беляк”, йөнтәс гөмбә (волжанка), җирән гөмбә (рыжик) җыйдык. Әле менә бүген Шентала урманына барган идек, тик юлыбыз әллә ни уңмады.

Гөмбәне күпләр ярата. Әмма республикада ел саен аны ашап агулану очраклары хакында ишетеп торабыз. Шуның өчен саграк булыйк.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев