Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Мәдәният йортларын ремонтларга акча бар

Бүген районыбызның мәдәният учреждениеләрендә ремонт эшләре үткәрү өчен район җитәкчелеге тырышлыгы белән 10 миллион сумнан артык акча бирелә. Түбән Кәминкә мәдәният йорты бинасының түбәсен ясаячаклар һәм тәрәзәләрен алмаштырачаклар. Бу максатларга 2 миллион сум акча бар да. Яңа Элмәле мәдәният йортының түбәсен ремонтларга 1 миллион сум акча тотылачак. Шешминка мәдәният йортының...

Бүген районыбызның мәдәният учреждениеләрендә ремонт эшләре үткәрү өчен район җитәкчелеге тырышлыгы белән 10 миллион сумнан артык акча бирелә.

Түбән Кәминкә мәдәният йорты бинасының түбәсен ясаячаклар һәм тәрәзәләрен алмаштырачаклар. Бу максатларга 2 миллион сум акча бар да. Яңа Элмәле мәдәният йортының түбәсен ремонтларга 1 миллион сум акча тотылачак.
Шешминка мәдәният йортының җылылык системасын газга күчерү өчен 500 мең сум акча каралганЧирмешәндәге үзәк китапханәгә дә төзүчеләр киләчәк.
Бинаның эчендә ремонт үткәрмәкчеләр. Балалар сәнгать мәктәбе дә читтә калмаячак, монда 800 мең сумга мәктәпнең идәннәрен ремонтлау шулай ук быелгы эш планына кертелгән.
Якты Тауда республика программасы нигезендә төзелүче клубның гомуми бәясе 7 миллион 500 мең сум. Районның үсеш фондыннан, монда җылылык системасын ясау һәм территорияне төзекләндерү өчен, өстәмә 1 миллион 800 мең сум акча бирелә.
Район мәдәният йортының да җылылык системасын үзгәртеп кору күздә тотыла. Моның өчен 2 миллион 400 мең сум акча бүленгән.
Ульяновка авылының мәдәният йортының да җылылык системасын ясыячаклар. Моның өчен 357 мең сум акча кирәк була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined төзелеш