Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Май аенда Чирмешәндәге дүрт йортка төзүчеләр киләчәк

Быел район үзәгендәге күп фатирлы дүрт йортта капиталь ремонт эшләре планлаштырылган.

Совет урамындагы 42, 44, 45 нче йортлар узган гасырның 60 нчы еллары ахырында, 70 нче елларның башында төзелгән. Ә элеккеге май-сыр заводы ягындагы 5 нче йорт 1981 елгы гына, әмма аңа да ремонт кирәк. Сүз уңаеннан, әлеге йортларның соңгы икесе “Безнең ишегалды” программасына да кергән, димәк, быел анда ишегалларын да төзекләндерәчәкләр.

-Шушы дүрт йортта суүткәгечләрне, канализация челтәрләрен яңартабыз. Фатирлар аша канализациянең вертикаль торбалары - “стояклары” уза, аңа тоташырга “отвод” калдырыла, шулай ук суүткәргечләргә тоташу өчен кран куела, - ди “Чирмешән” милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов. – Әлеге йортларның “отмосткаларын” да яңартачакбыз. Подъездларга керү ишекләре өстенә, кар, боз төшмәслек итеп, өскормалар - навеслар ясатачакбыз.

Әлеге капиталь ремонт эшләренә халыктан җыелган 1 миллион 200 мең сум һәм республика, район бюджетыннан шулкадәр үк күләмдә бирелгән акча тотыла. Инде мәгълүм булганча, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр, 2015 елдан башлап, капиталь ремонтка дип, торакларының бер квадрат метры өчен аена 6 сум да 11 тиен исәбеннән акча түләп баралар. Мәхмүт Хөсәенов әйтүенчә, 50 квадрат метрлы бер бүлмәле фатир өчен әлеге түләү айга уртача 300 сумнар тәшкил итә. Шулай итеп гомуми казанга җыела торган бу акчалар капиталь ремонт өчен тотыла.

Район үзәгендә күп фатирлы, ике катлы барлыгы 30 йорт бар. Татарстандагы пилот проекты кысаларында, 2008 елда әлеге йортларның күбесенең фасадлары тышланып, түбәләре ябылган иде.

-Вакыт уза. Йорт түбәләренең кайчылары, түбәләре утыра башлады, киләчәктә бу хакта да уйлый башларга кирәк. Нигезләр тузып, таш аша кайбер йортларның подвалларына су үткән урыннар да бар, - ди Мәсхүт Хөсәенов.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев