Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әлмәткә дә озаталар

Чирмешән ашлык кабул итү предприятиесенә караган сөт эшкәртү цехы узган ел, пакетларга тутырып, 79 тонна тирәсе сөт саткан. Үзебездә җитештерелгән продукцияне бүген, нигездә, чирмешәндәге балалар бакчалары, мәктәпләр ала. Район кулланучылар җәмгыяте исә авыл кибетләре сатып алучыларына җиткерә. Пакетларга тутырылган сөт Әлмәт шәһәрендәге кайбер сәүдә нокталары аша да сатыла. Чирмешән ашлык...

Чирмешән ашлык кабул итү предприятиесенә караган сөт эшкәртү цехы узган ел, пакетларга тутырып, 79 тонна тирәсе сөт саткан.


Үзебездә җитештерелгән продукцияне бүген, нигездә, чирмешәндәге балалар бакчалары, мәктәпләр ала. Район кулланучылар җәмгыяте исә авыл кибетләре сатып алучыларына җиткерә. Пакетларга тутырылган сөт Әлмәт шәһәрендәге кайбер сәүдә нокталары аша да сатыла.

Чирмешән ашлык кабул итү предприятиесенең баш бухгалтеры Татьяна Чупахина әйтүенчә, сөт пакетларга атнага ике тапкыр - дүшәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә тутырылып, шул ук көннәрне кибетләргә озатыла. Бер литрлы итеп атнасына уртача 1600 пакет фасовкалана. Узган ел үзебезнең җитештерүчеләр шушы рәвешле генә дә 2 миллион 126 мең сумлык сөтен урнаштырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined сөт эшкәртү цехы