Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашман мәктәбендә яшелчә сакларга урын бар

Лашман урта мәктәбендә үстергән яшелчәләрен саклау өчен баз ясаганнар. Бу эштә Лашман авыл җирлеге депутаты Әбүзәр Мортазин булышкан. -Үстергән белән түгел, аны сакларга да кирәк бит. Җәй буе күп көч куеп игелгән яшелчәләрне саклау гел проблема иде, аны хуҗалык базларында да, подвалда да сакларга туры килде, - ди мәктәп директоры...

Лашман урта мәктәбендә үстергән яшелчәләрен саклау өчен баз ясаганнар. Бу эштә Лашман авыл җирлеге депутаты Әбүзәр Мортазин булышкан.

-Үстергән белән түгел, аны сакларга да кирәк бит. Җәй буе күп көч куеп игелгән яшелчәләрне саклау гел проблема иде, аны хуҗалык базларында да, подвалда да сакларга туры килде, - ди мәктәп директоры Наил Нуретдинов. - Быел бәрәңге уңышы яхшы булды - үзебезгә дә җитәрлек, сатуга да кала.
Мәктәп коллективы өч бакчада бәрәңге үстергән, аның беразын сатып, шул акчага кәбестә сатып алырга ниятләп торалар. Кишер, аш чөгендере, суган да укучыларга ел буена ашханәдә аш әзерләргә җитәрлек булган.
Мәктәптә 195 укучы белем ала, шуларның 35се күрше авыллардан (Чирмешән, Әмир, Туймәт, Югары Кәминкә, Кара Чишмә, Түбән Кәминкә) килеп укучылар. Балаларга өч пешекче аш әзерли, алар өч сменада тукланалар, озайтылган көн группасында шөгыльләнүчеләр, имтиханнарга, олимпиадаларга әзерләнергә калучы укучыларны тагын бер тапкыр чәй һәм булкилар белән сыйлыйлар.
Дәүләттән көнгә бер балага аш әзерләү өчен 6 сум 10 тиен акча бүлеп бирелә, шуңа ата-аналарның ирекле кертемнәре һәм бакчада үстерелгән нигъмәтләр дә кушыла. Шулар хисабына меню буенча 18-20 сумлык аш әзерләнә. Һәр көнне булмаса да, тавык итеннән һәм балыклы ашлар да әзерлиләр.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: депутаты лашман

2
X