Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашман кешесенең азык-төлек салынган пакеты "аякланган"

Лашман кешесе, Чирмешәнгә килгәч, документлар һәм азык-төлек салынган пакетын югалткан.

“Югалган” пакетның хуҗасы ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать иткән. Баксаң, ул яхшы ук “чирткән” булган икән.

Полициянең участок уполномоченныйлары бер атнада 7 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте булган, барысы да – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 75 очрагы ачыкланган.

Яңа Элмәле авылы кешесе үзен кыйнаган әтисеннән зарланып полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул больницага барудан баш тарткан.

Иске Үтәмеш кешесе исә кызына суккан гражданинны җаваплылыкка тартуны сорый. Ә Күтәмәдән бер хатын-кыз үзенә пычак белән янаган иреннән зарланып гариза язган.

Районда “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит”, “Автобус”, “Бала – төп пассажир” оператив-профилактик чаралары дәвам итә.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев