Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лагерьда лекция дә тыңлаганнар, экскурсиягә дә барганнар

Чирмешән районындагы "Кояшлы" район лагерында 170 бала ял иткән.

-Балаларның ялы файдалы да, мавыктыргыч та булсын  өчен, лагерьда һәр көнне диярлек берәр төрле чара узды, - ди сменаларның башлыгы Таһир Рәхимҗанов. – Укучылар белән бик зур профилактик эш үткәрелде. Янгынчылар, электрчылар, юл инспекторлары, хокук саклаучылар белән очрашулар оештырдык, безгә экологлар, үзәк китапханә хезмәткәрләре дә килде.

Болардан тыш һәр сменада балалар район үзәгендәге бассейнда су кергәннәр, Елховойдагы музейга һәм Әлмәт шәһәрендәге паркка барганнар.

Лагерьда балаларны биш тапкыр ашатканнар. Футбол, волейбол, баскетбол өчен төзелгән универсаль спорт һәм уен мәйданчыклары да буш тормаган.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев