Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кызын спиртлы эчемлек белән сыйлаган искесережкинолы әнигә 4000 сум штраф салдылар

Район балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышына бер вакыйга буенча берничә кеше чакырылган иде һәм әлеге эшне тикшерү дә озакка сузылды. Гаеплеләр җәзасын алды – аларга штраф салынды.

Иске Сережкино авылында бер гаиләдә әни кеше, аның балигъ булмаган кызы һәм ике ир-ат бер өстәл артында аракы эчәләр. Олылар яшүсмергә спиртлы эчемлек эчертүдә гаепләнәләр. Эчемлек салып биргән ир-атка 1500 сум штраф салынса, кызның әнисенә 4000 сум түләргә туры киләчәк. Чирмешән аграр техникумында, икенче курста белем алучы кыз белән исә, сөйләшеп, аңлату эшләре уздырылды.

Комиссиягә чакырып та килмәгән, бала тәрбияләү белән шөгыльләнмәүче икенче бер әни кешене киләсе утырышка полиция белән китертергә карар кылынды.

Утырышта профилактик мәсьәлә да тикшерелде. Әккәрәй урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Маркина медиа тирәлектә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарылган эшләре һәм планнары белән таныштырды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев