Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Комиссия яхшы бәя куйды

16нчы январьдән 17сенә чаклы, ике көн дәвамында, районыбызда эвакуация органнары һәм гражданнар оборонасы хезмәтләре катнашында штаб өйрәнүләре узды. Ивашкино авылы янында автобус әйләнеп капланып ике кеше үлгән, тугыз пассажир имгәнгән, Иске Кади авылы юлында күперне шартлатканнар, Түбән Кармалкада сугыш чыгып пычактан яраланучылар бар, Яшәүчедә терлекләрдә себер язвасы табылган... Өйрәнүләр шарты...

16нчы январьдән 17сенә чаклы, ике көн дәвамында, районыбызда эвакуация органнары һәм гражданнар оборонасы хезмәтләре катнашында штаб өйрәнүләре узды.


Ивашкино авылы янында автобус әйләнеп капланып ике кеше үлгән, тугыз пассажир имгәнгән, Иске Кади авылы юлында күперне шартлатканнар, Түбән Кармалкада сугыш чыгып пычактан яраланучылар бар, Яшәүчедә терлекләрдә себер язвасы табылган... Өйрәнүләр шарты буенча, районыбыздагы гражданнар оборонасы хезмәтләре шундый хәлләр килеп чыккан урынга барырга, зыян күрүчеләргә оператив ярдәм итәргә, туган проблемаларны чишәргә тиеш. Казаннан килгән, ТР Гражданнар обо-ронасы эшләре һәм га-дәттән тыш хәлләр ми-нистрлыгы оештырган тикшерү комиссиясе вәкилләре әйтүенчә, безнекеләр әлеге биремнәрне нигездә үтәгән. Гадәттән тыш хәлләрдә медицина хезмәткәрләре үз эшләрен профессиональ башкара. Коммуналь-техник һәм юл хезмәтләре ул-бу булса оператив эш итә белә. Энергетиклар, элемтәчеләр, янгын куркынычсызлыгы хезмәтләре шулай ук яхшы бәяләнде. Ә менә транспорт һәм сәүдә, туклану системалары бурычларны үтәргә әзер түгел диделәр.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләреннән, Чирмешән муниципаль районына план буенча 77 меңнән күбрәк кеше эвакуацияләнергә тиеш. Авыл җирлекләрендәге мәктәп базаларында урын алган эвакуация пунктлары аларны кабул итеп урнаштырырга бурычлы.Бу - өйрәнүләрнең тагын бер биреме иде.

Райондагы 18 эвакуация пунктына килгән 33380 кешенең 31367се шартлы рәвештә урнаштырыла. Мондый хәлләргә 2нче Чирмешән мәктәбе базасындагы эвакуация пункты яхшы әзер. Мордва Афонь-кәсе мәктәбендәге пункт эше үрнәк итеп тәкъдим ителде. Ә Иске Үтәмеш, Шешминка, Кармыш, Түбән Кәминкә, Яңа Кади эвакуация пунктларында комиссия берникадәр җитешсезлекләр тапкан. 1нче Чирмешән мәктәбе базасындагы пункт эше канәгатьләнерлек түгел.

Тулаем исә, комиссия өйрәнүләргә "яхшы" билгесе куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined өйрәнүләр