Әккәрәй авылында зират капкасын яңарттылар
Безнең районда

Әккәрәй авылында зират капкасын яңарттылар

Әккәрәй халкы бертуган Крайновларга һәм бер төркем авылдаш ир-егетләргә рәхмәтле. Алар зират капкасын яңартканнар.

Ивашкино авыл җирлеге башкарма комитетыннан әйтүләренчә, әлеге изге эш - тынгысыз җан Федор Трофимов идеясе. Ә бертуган  Валерий, Иван һәм Петр Крайновлар капканы ясату чыгымнарын үз өсләренә алып, эшне ахырына җиткергәннәр. Алексей Краснов, Дмитрий Ефимов, Николай Петров, Дмитрий Федоров, Николай Федоров, Сергей һәм Михаил Кваковлар капканың искесен алып, яңасын урнаштырырга булышканнар.

фото: Николай Емельянов


Нет комментариев