Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Күбрәк җыелган, күбрәк тотылган

2011 елда Чирмешән муниципаль районының тупланма бюджетына 113 миллион 879 мең сум салым керемнәре һәм башка түләүләр кергән, еллык план 127 процентка үтәлгән. Район бюджетына 19 керем чыганагыннан иң күбен - физик затлар кеременә салымнар (НДФЛ) тәшкил итә - 90 миллион 692 мең сум, еллык план 123 процентка үтәлгән (2010...

2011 елда Чирмешән муниципаль районының тупланма бюджетына 113 миллион 879 мең сум салым керемнәре һәм башка түләүләр кергән, еллык план 127 процентка үтәлгән.


Район бюджетына 19 керем чыганагыннан иң күбен - физик затлар кеременә салымнар (НДФЛ) тәшкил итә - 90 миллион 692 мең сум, еллык план 123 процентка үтәлгән (2010 елда НДФЛ күләме 88 миллион 394 мең сум булган). Башка салым кертемнәреннән район бюджетына түбәндәгеләр кергән: 4 миллион 597 мең сум - аерым төр эшчәнлеккә билгеләнгән салым, 4 миллион 358 мең сум - дәүләт пошлинасы, 1 миллион 753 мең сум - җир салымы.

Тирә - як мохитка негатив тәэсир иткән өчен түләүләр 2 миллион 610 мең сум булган, аренда түләүләре һәм җирне арендалауга төзелгән килешү хокукын сатудан кергән акчалар - 3 миллион 110 мең сум.

- Район бюджеты барлык чыгымнар күрсәткечләре буенча да үз бурычларын тулаем үтәде, - ди Чирмешән муниципаль районы Финанс - бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин. - Шуны да әйтәсе килә, 2011 елда безнең районга республика бюджетыннан, субсидия һәм субвенция буларак, 351 миллион 710 мең сум акча бирелде. Узган ел салымнар һәм башка түләүләр җыю буенча Чирмешән, Лашман, Күтәмә, Кармыш, Ульяновка авыл җирлекләренең башкарма комитетлары яхшы эшләделәр һәм планнарын арттырып үтәделәр.

Евгений Ромин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән муниципаль районы бюджет

2
X