Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кайсы авыл иң төзек?

Май аенда район авыллары арасында иң төзек торак пункт исеменә бәйге игълан ителде. Искәрмә буларак район үзәге - Чирмешән әлеге конкурста катнашмый. Конкурс игълан ителгәнгә өч айдан артык вакыт үтте. 25 августта аңа йомгак ясалачак. Комиссия членнары торак пунктларда булып, юлларның торышына, юл билгеләрен, урам исемнәрен һәм йорт номерларын, торак...

Май аенда район авыллары арасында иң төзек торак пункт исеменә бәйге игълан ителде.


Искәрмә буларак район үзәге - Чирмешән әлеге конкурста катнашмый.

Конкурс игълан ителгәнгә өч айдан артык вакыт үтте. 25 августта аңа йомгак ясалачак.

Комиссия членнары торак пунктларда булып, юлларның торышына, юл билгеләрен, урам исемнәрен һәм йорт номерларын, торак йортлар, һәйкәлләр, йорт тирәләренең торышын, урам яктырткычларының булу-булмавын, оешма тирәләрен төзекләндерү, чишмә буйларының хәлен биш баллы шкала белән бәяли.

Комиссия Туймәт, Лашман, Әмир, Керкәле, Югары Кәминкә авылларында булган да. Тик алар бу сәфәрләреннән зур канәгатьлек хисе, матур тәэсирләр белән кайтмаган.

Чираттагы рейд - Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле авылларына. Яңа Элмәлегә керү юлы нык ватылган булса да, авыл урамнары тигез, чүп үләннәре чабылган. Авылда төзек, матур йортлар күп, өй алларында чәчәкләр үстерүчеләр дә аз түгел. Тик нефтьчеләр көче белән төзекләндерелгән чишмә янына баргач, кәеф кырылды.

Чишмә тирәсендә буш сыра шешәләре һәм башка чүп-чар аунап ята, чүп үләннәрен дә чабучы булмаган.

Югыйсә, халык бирегә суга да йөри, көянтә-чиләкле апалар безгә дә очрады.

Тулаем, Иске Элмәледә тәртип. Яңа мәдәният йорты ерактан үзенә җәлеп итә. Тирә-юньдәге чәчәкләр һәм төрле ясалма эшләнмәләр дә игътибарны җәлеп итә.

Ә менә урамда йөрүче дуңгызлар, кәҗәләр төзекләндерү кагыйдәләренә туры килми. Дөрес, авыл җирендә мал асрарга кирәк, тик үз ихатаңда.

Рейдлар, тикшерү, конкурс дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined район авыллары арасында иң төзек торак пункт исеменә бәйге