Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкинода кем орхидеялар үстерә?

Алар инде егерме еллап груша да үстерәләр. Бакчаларында алмагач, чия агачлары дистәләп, карлыган, кабак, сарымсак та үзләренә җитәрлек уңыш бирә. Чәчәкләре күзләр камашырлык.

-Чәчәкләр – минем чир инде ул, - ди Анна Леонидовна. –Аларның орлыкларын үзем дә үстерәм, сатып та алабыз. Билгеле, барын да карарга кирәк. Быел исә җайлы -  су сибәсе дә түгел, гел яңгыр явып тора. Ә менә  җылы азрак, шуңадырмы, хәтта теплица эчендәге помидорларыбыз да акрын үсә, һаман кызармыйлар.

Анна Леонидовна барын да белеп, кирәгенчә эшли, яшелчәчелек буенча мастер бит ул. “Майский” совхозында осталыкка өйрәнгән. Ире белән дә шунда танышалар алар. Килешеп, Юрийның туган авылына, Ивашкинога кайтып төпләнәләр. Башта иренең әти-әнисе белән бергә яшиләр, соңрак, колхоз ярдәме белән, үзләренә яңа йорт җиткерәләр. Моңа да 29 ел вакыт үткән. Шулай итеп Чувашия кызы бәхетен безнең якларда таба. Өч бала үстергәннәр, берсе яннарында.

Колхозда, кибеттә дә эшләгән Анна Леонидовна. Бүген ул оныклар белән мәш килә, әле бүген дә Казан кунагы – яшь ярымлык Андриян монда.

Степченколарның зур бакчалары ике урында ук. Ызбалары каршындагысында чәчәкләргә күбрәк урын калдырганнар, алар урам якта да тирә-юньгә ямь биреп тора.

-Өй эчендә җиде төрле орхидея үсә, - ди Анна. -Матур, экзотик гөлләр, суны еш, күп сибәсе түгел. Ә менә виноградка кул җитми әле, аңа җайлы урын да бар үзе.

 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев