Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкино мәктәбе укучылары үз теплицаларыннан уңыш алдылар

Ивашкино урта мәктәбе укучылары быел үз теплицаларыннан һәм 2,6 гектарлы мәктәп бакчасыннан яхшы уңыш алдылар.

Әлбәттә, бар яшелчә дә җыелмаган әле, әмма мәктәп коллективы эш нәтиҗәләренә кинәнә ала.

-Хәзер мәктәп ашханәсе өчен кышлыкка банкалар яба торган вакыт, - ди мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Яманова. –Әлегә кыяр, помидорны тозлап, салатлар ясап, ташкабак икрасы әзерләп, кайнатмалар, компотлар белән 150 банка консервлап куйдык. Компот өчен җиләк-җимешләрне туңдырабыз да. Ивашкинолылар 1,5 тонна башлы суган алганнар, аның яртысы – мәктәп ашханәсе өчен, ә калганы сатуга әзерләнгән. 250 килограмм орлык суганының 150 килограммын да сатмакчылар.

Борыч, помидор, кыяр үстерелгән теплица, җәй башында ук мәктәп кассасына 16 мең сум акча керткән – үрентеләр (рассадалар) сатудан.

-Әлеге акчаларның бер өлешен мәктәп ишегалдын төзекләндерүгә тоттык – газоннар ясадык, декоратив куаклар утырттык, мәктәпкә керә торган юлны бетонладык, - ди директор Антонина Гаврилова. –Дөрес, әлеге эштә классташлар очрашуына җыелган 1988 һәм 1993 еллар чыгарылыш сыйныф укучылары да булышты.

Мәктәп бакчасында үстерелгән уңыш уку елы дәвамында ашханәдәге менюны төрләндерергә мөмкинлек бирәчәк.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев