Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкино фермеры кәбестәсез калган

Ивашкино фермеры Сергей Кудряшов быел кәбестәсез калган.

-Чәчүен чәчкән идек, - ди Сергей Ильич. –Әмма май урталарындагы кызу көннәрдә, еш яңгырлар вакытында, агу сиптерә алмагач, корткыч бөҗәкләр төн эчендә кәбестә үсентеләрен юкка чыгардылар. Инде 2,5 гектарлы шул участокны эшкәртеп, киләсе елга әзерләп куйдым.

Кудряшовларга эш бар әле, 6 шар гектарда – бәрәңге һәм орлык суганы, 3 гектарда аш чөгендере яхшы уңышка өметләндерә. Мөгаен киләсе атнада орлык суганын йолкый, җыя да башларлар. Бәрәңге алыннары чиста да, кайбер урыннарда кортлар күренгәли.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев