Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Элмәледә авылны бизәүче йортлар күп

Искеэлмәлелеләр белән әңгәмә корганда авылларында матурлыгы һәм чисталыгы белән үзенә җәлеп итүче йортлар аз түгеллеген әйттеләр.

Авылның үзәгендә үк урнашкан Николай һәм Ольга Михляевлар йорты урамга аерым ямь биреп тора икән. Мондый матурлыкны тудыру серләре турында  хуҗабикә белән сөйләштек.

-Яңа йорт төзегәнгә әле сигез ел гына, шуңа әле җыештырасы, ясыйсы җирләр байтак, - ди Ольга Витальевна. – Өй алдындагы чәчәкләр тирә-юньгә ямь бирә. Анда күпьеллык һәм берьеллык чәчәкләр дә утыртырга тырышам. Берләре иртә язда чәчәк атса, икенчеләре – җәен, көзен чәчәкләр белән сөендерүчеләре дә бар.

Йорт хуҗасы вахта ысулы белән Себергә йөреп эшли, шуңа, ире эштә вакытта, барлык эшләр хуҗабикә җилкәсендә.

-Бакчаларны, чәчәк түтәлләрен көздән үк җыеп, казып калдырырга тырышабыз, алай иткәндә язга эш җиңеләя, - ди чәчәкләр үстерергә яратучы якташыбыз. – Ирем өйдә булмаганда төп ярдәмчем - улыбыз Кирил, быел бензочапкыч белән йорт тирәләрен ул чабып алды.

Үткән елларда Ольга йортларында да клумбалар ясап чәчәкләр утырткан. Быел тавыклар сатып алганнар, шуңа йортка алар хуҗа, чәчәкләргә зыян салалар икән.

Михляевлар йорт тирәләрен җир кардан арыну белән җыештырып алалар.

-Безнең урамыбыз һәрвакыт чиста, берәү дә әйткәнне көтеп тормый, чүбен җыя, үләннәрне чабып ала, - ди Ольга. – Тәртип һәм матурлык һәркемгә ошый.

Ольга Михляева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев