Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

«Гаилә подряды» өчен – 10 мең сум штраф

Ирле-хатынлы Ангелина һәм Руслан Ибраһимовларның үзенчәлекле "Гаилә подряды" - алкогольле продукция белән законсыз төстә сәүдә итүләренең ахыры яхшы булмады. Май ае урталарында Ангелина Ибраһимова гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләкте. Тикшерү күрсәткәнчә, ул 80 данә пластик шешәдә (һәрберсен 35әр сумнан) аракы сатып ала һәм аларны 70әр сумнан сата. Криминалистик экспертиза йомгакламасыннан күренгәнчә, шешәләрдәге...

Ирле-хатынлы Ангелина һәм Руслан Ибраһимовларның үзенчәлекле "Гаилә подряды" - алкогольле продукция белән законсыз төстә сәүдә итүләренең ахыры яхшы булмады.

Май ае урталарында Ангелина Ибраһимова гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләкте. Тикшерү күрсәткәнчә, ул 80 данә пластик шешәдә (һәрберсен 35әр сумнан) аракы сатып ала һәм аларны 70әр сумнан сата. Криминалистик экспертиза йомгакламасыннан күренгәнчә, шешәләрдәге бу алкогольле сыеклык аракы булмыйча, техник спирттан ясалган продукция була.

Ә ике атнадан соң район суды шундый ук җинаять өстендә тотылган руслан Ибраһимовның эшен тикшерә. Ир белән хатынның икесенә дә бишәр мең сум штраф салына.

Алкогольле продукцияне законсыз сатканнары өчен Югары Кармалкадан Наталья Рачкова, Чирмешәннән Александра Никоноваларга карата да суд бишәр мең сум штраф түләтү карары чыгары. Ә Югары Кәминкәдән Рәис Сафин шундый ук җинаять өчен 20 мең сум түләячәк. Әлеге бәндәләр үз гамәлләреннән сабак алырлармы - монысын вакыт күрсәтер.

Евгений Алексеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд залыннан