«Гаилә подряды» өчен – 10 мең сум штраф
Ирле-хатынлы Ангелина һәм Руслан Ибраһимовларның үзенчәлекле "Гаилә подряды" - алкогольле продукция белән законсыз төстә сәүдә итүләренең ахыры яхшы булмады.
Май ае урталарында Ангелина Ибраһимова гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләкте. Тикшерү күрсәткәнчә, ул 80 данә пластик шешәдә (һәрберсен 35әр сумнан) аракы сатып ала һәм аларны 70әр сумнан сата. Криминалистик экспертиза йомгакламасыннан күренгәнчә, шешәләрдәге...