Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Эш тә, квартира да бар

Узган елны Чирмешән үзәк больницасына эшкә кайткан яшь белгеч - терапевт Денис Егоров дәүләттән 1 миллион 100 мең сум күләмендә субсидия алу турында хыялланмаган да. Денис Олегович Чирмешәндә туып үсә. Мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт медицина университетында укый, Казанда, 5нче шәһәр больницасында ординатура үтә. Шәһәрдә калырга мөмкинлеге булса да, ул авылга,...

Узган елны Чирмешән үзәк больницасына эшкә кайткан яшь белгеч - терапевт Денис Егоров дәүләттән 1 миллион 100 мең сум күләмендә субсидия алу турында хыялланмаган да.


Денис Олегович Чирмешәндә туып үсә. Мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт медицина университетында укый, Казанда, 5нче шәһәр больницасында ординатура үтә. Шәһәрдә калырга мөмкинлеге булса да, ул авылга, туган ягына кайтырга ниятли.

"Беренчедән, туган як барыбер тарта, - ди яшь белгеч. -Аннан соң инде шәһәрдә торак проблемасы да бар иде".

Авылда эшләргә теләгән һәм җирле дәвалау учреждениесе белән биш еллык контракт төзегән яшь табибларга 1 миллион 100 мең сум акча бирелүе турында закон быел гына гамәлгә керсә дә, ул былтыр ук, бернигә өметләнмичә, эшкә урнашкан табибларга да кагылды. Республика буенча андыйлар 15 кеше икән, Денис Егоров шуларның берсе. "Әйе, мин районга андый программа булачагын белмичә кайттым, - ди яшь белгеч. - Билгеле, мондый яңалыкка бик сөендек. Компенсациягә Чирмешәндә ике бүлмәле квартира алдык. Минемчә, дәүләтнең яшь белгечләргә әлеге конкрет ярдәме авылда эшләү өчен бик яхшы стимул".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән яшь белгечләргә ярдәм