Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр якташыбыз Нуршат Нурмөхәммәт улы Хожаевны соңгы юлга озаттылар

Түбән Чегодай авылында яшәгән өч бала әтисе узган елның ноябрь аенда, үзе теләп, контракт буенча махсус хәрби операциягә китә. Нуршат Хожаев 10 көн элек, 4 апрельдә Украинадагы Сватово шәһәрендә һәлак булган.

 - Нуршат – ил патриоты, Ватаныбыз бәйсезлеге өчен гомерен бирде. Эшчән, ярдәмчел иде. Әти-әнисенә, хатынына, балаларына Ходай сабырлык бирсен. Безгә дә бик авыр. Хәрби операциядә контракт буенча, шулай ук мобилизацияләнеп хезмәт итүче башка якташларыбызга да рәхмәт белдерәбез, саулык, исән-сау кайтуларын телибез, - диде район башлыгы Рамил Айбатов.

Өлкән сержант, взвод командиры Нуршат Хожаевны Чирмешәндәге Җиңү Паркында соңгы юлга озату кайгы митингысында йөзләрчә кеше катнашты. Федераль казначылыкның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары подполковник Сергей Иванов һәм башкалар да мәрхүмне яхшы яктан искә алдылар, урынны җәнәттә булсын, диделәр. Нуршатны күпләр оста төзүче буларак та мактап үттеләр.

Нуршат Хожаев табуты янына венок, чәчәк букетлары куелды.

Якташыбызны Түбән Чегодай зиратында җирләделәр. Мәрхүмнең хатыны, өч баласы ятим калдылар.

Нуршат Нурмөхәммәт улы, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

 

Чирмешәнлеләр махсус хәрби операциядә һәлак булган Нуршат Хожаев белән хушлаштылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев