Быел республикада «Демография» илкүләм проект ярдәмендә 17 мең әби һәм бабай диспансеризация узды
Татарстанда әлеге илкүләм проектны гамәлгә ашыру ярдәмендә, авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне медицина оешмаларына диспансеризация үтәргә алып бару эше оештырылган. Ел башыннан 65 яшьтән өлкәнрәк 17,3 мең кешене махсус транспорт белән хастаханәләргә алып барып кайттылар инде, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.