Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә исерек килеш машина йөртүчеләр җәзасыз калмый

Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, район җәмәгать суды гаеплеләрне 30ар мең сум штраф түләтү һәм бер ел ярымга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгараган.

Ульяновка авылында яшәүче Денис Елистратовка, Якты Таудан Рәис Кыямовка, Әлмәттән Ленар Гәрәевка һәм Рамил Ибраһимовка, Чирмешәннән Зыятдин Заһретдиновка һәм Чумачкадан Рамазан Потемкинга карата да быел шундый җәза билгеләнгән.

Алар барысы да автомобиль руле артына спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утырганнар. Кайберәүләренең мондый хәләттә булуларын алкотектор да күрсәткән. Медицина тикшеренүеннән баш тартучылар булса да, спиртлы эчемлек куллану билгеләре: алкоголь исе, сөйләгәндә буталып китүләре, бит төсендә, үз – үзләренең тотышында үзгәреш ачык күренә.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясеннән бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев