Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучылары – “Россия бөркетләре”

1 нче Чирмешән мәктәбе һәм лицейның башлангыч сыйныф укучылары “Россия бөркетләре” сафына кабул ителде.

Бүген Алдынгылар хәрәкәтенең иң яшь тарафдарларын “Россия бөркетләре” сафына кабул иттеләр. Районыбызда әлеге мөһим вакыйгага лицей һәм 1 нче Чирмешән мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары беренчеләрдән булып кушылды.

Балалар бөркетләр турындагы риваять, аларның кануннары белән таныштылар, Ватанны яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр башкарырга, сүздә торырга, дуслыкны кадерләргә вәгъдә итеп ант бирделәр.

Нәни бөркетләрне “Алдынгылар хәрәкәте”нең җирле бүлеге җитәкчесе Гөлшат Җамалтдинова котлады.

- Нәни бөркетләр булу сезгә зур җаваплылык өсти, бу һәрнәрсәдә һәм һәрвакыт алда булу, үзеңдә Ватанга мәхәббәт, тырышлык һәм белемгә омтылыш, намуслылык, тыйнаклык, дисциплиналы булуны тәрбияләү дигәнне аңлата. Сезгә яңа дәрәҗәгез белән горурланырга, дуслыкны ныгытырга, бер-берегезгә ярдәм итәргә, сыйныфташларыгыз белән бер бөтен команда һәм башка балалар өчен үрнәк булуыгызны телим, - диде Гөлшат Мәүлет кызы.

2023-2024 нче уку елында Чирмешән лицеендагы башлангыч сыйныфларда 143 бала белем ала. Хәзер алар “Россия бөркетләре” булдылар.

Лицей директоры Марат Могыйзов та балаларга тәбрикләү сүзләре җиткерде,  югары казанышларга һәм җиңүләргә ирешүләрен теләде.

1 нче Чирмешән мәктәбенең башлангыч сыйныфларында белем алучы 145 малай һәм кыз өчен дә бүген шундый бәйрәм чарасы оештырдылар. Аларны тәбрикләргә ата-аналар да килгән. Балалар шулай ук нәни бөркетләр анты бирделәр, бергәләп бию башкарып, “Россия бөркетләре” сафларына керделәр.

Сүз уңаеннан. “Россия бөркете” - илебезнең актив гражданнарын тәрбияләү буенча башлангыч мәктәп өчен миллионлаган балаларны, укытучыларны һәм ата-аналарны берләштерүче масштаблы бөтенроссия проекты. Ул 2021 елда башланган.

Бүген шулай ук районның барлык мәктәпләрендә дә шундый чаралар үтте.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Илсөяр Гайнетдинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев