Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бүген Чирмешәндә - соңгы имтихан

Чыгарылыш сыйныф укучыларының “урак өсте” ахырына якынлаша. Бүген, 24 июньдә 11 укучы информатика фәненнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак. Бу, быелга, соңгы сынау.

Кайбер фәннәрдән сынау нәтиҗәләре дә билгеле. 2 нче Чирмешән мәктәбе укучысы Женя Гераева химиядән 93 балл җыйган. Чирмешән лицее укучысы Ләйсән Шарапова рус әдәбиятыннан 97 балл җыйган. География буенча районда бердән-бер имтихан тапшырган Иске Кади мәктәбе укучысы Равил Илалиев 83 баллга ия. Ул рус теленнән дә 94 бал җыйган.

Район мәктәпләренең сигез укучысы рус теленнән дә яхшы белемнәрен күрсәткәннәр, 90 һәм аннан да күбрәк балл җыйганнар. Бу фәннән имтиханны Чирмешән лицееннан Ләйлә Нуруллина, 1 нче Чирмешән мәктәбеннән Анастасия Игнатьева, 2 нче Чирмешән мәктәбеннән Диана Сагирова, Ульяновка мәктәбеннән Данила Митякиннар 96шар баллга тапшырганнар. Чирмешән лицееннан Мәдинә Мөхәммәтшина (92), Алсу  Сәлахова (92), Ләйсән Шарапова (90) да яхшы белемнәрен күрсәткәннәр.

Медальгә дәгъва кылучы барлык укучылар да ышынычны аклаган, рус теленнән 70тән югарырак балл җыйганнар.

25, 26, 27 июнь көннәрендә мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре уза. 28 июньдә барлык мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары район үзәгендә җыелачак.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев