Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннән берьюлы 10 якташыбыз хәрби хезмәткә китте

Бер ел солдат киеме киячәк егетләрне Идел буе хәрби округы инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов Чирмешәнгә үзе килеп озатышты.

-Әгәр иминлек чараларын, таләпләрне төгәл үтәсәгез, барысы да тәртиптә булыр, - диде генерал. -Сезне сугышка түгел, өйрәнүләргә, укырга җибәрәбез. Бер елдан барыгызга да исән-сау килеш әти-әниләрегез янына кайтырга язсын.

Солдатка алынучы якташларыбызны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева да тәбрикләделәр. Ватан сакчыларына яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек исеменнән бүләкләр тапшырылды.

-Барыгыз да хәрби хезмәткә теләп барасыз, бу үзе бик яхшы, - диде Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар Дмитрий Палаткин.

Егетләрнең барысы да диярлек ниндидер белгечлеккә ия. Саминовкадан Евгений Рыбкин техникумда укыган, нефтьче-автоматика белгече.

-Улыбызга кыен булмас, ул гел чаңгыда йөрде, көрәш белән актив шөгыльләнде, әле быел Әккәрәйдә узган Сабан туенда өченче урын алды, - диде Германиядә хезмәттә булган әтисе Петр Рыбкин.

 

-Кайда гына җибәрсәләр дә, мин сынауларга әзер, - диде Евгений.

Һәм менә, документларны, кирәк-яракны кабат барлагач, Әккәрәй, Саминовка, Чирмешән, Иске Элмәле, Кара Чишмә һәм башка кайбер авыллар егетләренә автобуска утырырга команда бирелде. Хәрби комиссариат каршында кыска гына арада саубуллашу чарасы үткәрделәр, хәрбиләрчә, төп-төгәл иртәнге сәгать биштә якташларыбыз зур юлга кузгалды. Яхшы командирлар туры килсен, хезмәтләре җиңел узсын, әти-әниләренә алар турында шатлыклы хәбәрләр генә килеп торсын. Хәерле юл, егетләр!

фото: автор

Чирмешән районыннан тагын 10 егет армиягә китте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X