Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли

Короновирус пандемиясе таралуны кисәтү максатында илдә үзизоляция игълан ителгәч полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли башлады. Пропуск режимы вакытында электрон СМСлар тикшерелсә, 12 майдан медицина битлекләре һәм перчаткалар киеп үз-үзеңне саклауга игътибар артты.

-Тугыз полиция хезмәткәре ике сменада җәмәгать урыннарында, урамнарда, сәүдә нокталарында кизү торалар, - ди район полиция бүлеге начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов. - Беренче көннәрдә кисәтүләр белән чикләнсәк, хәзер инде режимны бозучыларга карата административ беркетмәләр төзелә. Халык үз-үзеңне саклау һәм тирә-юньдәгеләргә куркыныч тудырмас өчен шәхси саклану чаралары - битлек һәм перчатка киеп йөрергә кирәклеге хакында хәбәрдар. Бу хакта телевидение, радиодан сөйләп торалар, газеталарда да мәгълүмат җитәрлек. Күпчелек моны аңлый, үз-үзен һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлеген кайгырту максатында битлек һәм перчаткалар киеп йөри. Ә инде кагыйдәләрне үтәмәүчеләр белән кырысрак булырга туры килә.

Кешеләр урамда медицина битлекләреннән йөрергә, ә сәүдә нокталарына кергәндә перчаткалар кияргә бурычлы. Таксида олы кешеләр икедән артык булырга тиеш түгел һәм инде, билгеле, шәхси саклану чаралары булу шарт. Бу кагыйдәләр үтәлмәсә беркетмә төзеп штраф салына.

Штрафларның күләме дә шактый. Шәхси саклану чараларыннан башка җәмәгать урыннарында булган гражданнарга штраф күләме бер меңнән - 30 мең сумга кадәр. Илдәге режим вакытындагы кагыйдәләрне үтәмәгән җаваплы затларга - 10 меңнән - 50 мең сумга, юридик зат булмаган эшмәкәрләргә – 30 меңнән - 50 мең сумга, юридик затларга 100 меңнән - 300 мең сумга кадәр штраф каралган.

Кибетләрдә, сәүдә нокталарында һәм анда керү урыннарында шәхси саклану чараларын үтәмәүчеләр җаваплылыкка тартылуны искәртүче белдерү эләргә һәм аудио-видио метериал әйләндерергә кирәклеге хакында да кисәтәләр полиция хезмәткәрләре.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев