Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең мемориаль үзәгендә – яңа экспонат

Мемориаль үзәк яңа экспонатка баеган - Чирмешәндә яшәүче Николай Миронов монда уникаль картина бүләк иткән. -Әлеге картина-рамга, пыяла астына куйган плакат, - ди мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова. - Анда Мәскәү Кремле фонында Иосиф Сталин белән Климент Ворошилов сурәтләнгән. Николай Илларионович аны туганнарының өй чормасында табып алган. Минем уйлавымча, әлеге...

Мемориаль үзәк яңа экспонатка баеган - Чирмешәндә яшәүче Николай Миронов монда уникаль картина бүләк иткән.

-Әлеге картина-рамга, пыяла астына куйган плакат, - ди мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова. - Анда Мәскәү Кремле фонында Иосиф Сталин белән Климент Ворошилов сурәтләнгән. Николай Илларионович аны туганнарының өй чормасында табып алган. Минем уйлавымча, әлеге плакат узган гасырның 30нчы еллар ахырында дөнья күргән. Билгеле, мондый экспонат безнең өчен дә, мемориаль үзәк кунаклары өчен дә бик кызыклы.

Сүз уңаеннан, узган елны мемориаль үзәктә 4 меңнән күбрәк кеше булган. Бүген биредә 2 мең 100 экспонат саклана, шуларның 550се - төп фондта.

Ландыш Зыякова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined яңа экспонат үзәгендә Чирмешәннең мемориаль