Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең иң өлкән кешесенә бүләк бар

Исең китәрлек, 98 яшьлек Георгий Гришанин китап, газета-журналларны әле дә күзлексез укый. 7081 кеше яшәүче Чирмешән авыл җирлегенең иң өлкән кешесе ул. Бу елның икенче яртыеллыгында да аңа "Наш Черемшан" газетасы киләчәк, исән генә булсын. Район газетасына яздырып, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева Бөек Җиңүнең 72 еллыгы...

Исең китәрлек, 98 яшьлек Георгий Гришанин китап, газета-журналларны әле дә күзлексез укый. 7081 кеше яшәүче Чирмешән авыл җирлегенең иң өлкән кешесе ул. Бу елның икенче яртыеллыгында да аңа "Наш Черемшан" газетасы киләчәк, исән генә булсын.


Район газетасына яздырып, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева Бөек Җиңүнең 72 еллыгы алдыннан ветеранга шундый бүләк ясады. Атнасына ике килүче газетаны рәхәтләнеп укысын якташыбыз.

-Ноябрь аенда Георгий Васильевичка 99 яшь тулачак. Ул язын, җәен бакча, йорт тирәсендә эшләргә ярата. Бик тыйнак, уңган, пөхтә, зарлана белми торган кеше, - ди Светлана Сарыйм кызы.

Немецларда әсирлек ачысын да татыган, сугыштан соң тракторчы, механик, тегермәнче булып эшләгән ветеран Георгий Гришанин газета аша районның бөтен яңалыклары белән танышып бара. "Наш Черемшан", "Аргументы и факты" - аның яраткан басмалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined