Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләрнең хәтере мәңгелек

Бөек Ватан сугышы ишек какмаган йорт юктыр. Чирмешәннән 85 яшьлек Валентина Куликова әтисенең кайчан һәлак булуы һәм кайда җирләнүе турында 81 елдан соң гына хәбәр алды.

 

-Мин моны гомерем буена көттем, әти 1941 елда китте, бары хәбәрсез югалды дигән хәбәре генә килде, - дип күз яшьләре аша сөйләде Валентина Александровна. – Ул вакытта 4 яшемдә генә булсам да, әтинең атка утырып китүе, “Әти, кайт!” дип кычкырып елаганым бүгенгедәй исемдә. Әни биш бала белән калды, мин – өченчесе.

Бөек Ватан сугышы башланган көннән соң 81 ел гомер үткән. Бу кайгылы көн халык күңелендә мәңге сакланачак. Берни дә онытылмый.

Хәтер һәм кайгы көнендә район үзәгендәге Азатлык сугышчысы һәйкәле каршындагы мәйданда дистәләгән чирмешәнле җыелып, миллионлаган халыкның гомерен алган бу “кара” көнне кабат искә алдылар.

Чарага килүчеләр алдында район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин чыгыш ясады һәм бүгенге тормышыбызның нинди югалтулар бәрабәренә яулануын билгеләп үтте. Митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алдылар, Мәңгелек ут түренә веноклар һәм чәчәкләр куйдылар.

-Бабабыз инде икенче ел бу чарада катнашмый, ул вафат, 9 май көнне аның каберенә бардык, - дип истәлекләрен яңартты Марина Портнова. -Сугыш турында сөйләргә яратмаса да, бабай кайбер вакыйгаларны искә төшерә иде. Әтинең дә, әнинең дә әтиләре сугышта катнашкан, әнинең абыйсы яу кырыннан кайтмаган. Алар барысы да безнең хәтердә, бу хакта аларның оныкчыклары да белә.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев