Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләрнең хезмәтләрен югары бәяләделәр

Хезмәтләрен хөрмәтләп.

Татарстан Республикасы сәнәгатенең нефть тармагы үсешенә зур шәхси өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, “Чирмешән автотранспорт предприятиесе” җәмгыяте машина йөртүчесе Николай Васильевич Султанов «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Иске Котыш авыл китапханәсе мөдире Татьяна Константиновна Разинага "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсешенә керткән өлеше, җирле үзидарә эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Чирмешән муниципаль район башлыгы киңәшчесе Әмир Сәлим улы Могыйзов; Ульяновка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нина Куприяновна Павлова Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәтенә ия булганнар.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре өчен, районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Шәфигулла кызы Талипова; “Сөлчә” җәмгыятенең сыер савучысы Валентина Ивановна Портнова; “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” предприятиесе механигы Николай Алексеевич Маркелов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев