Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр "Ышаныч тартмаларына" ышанамы?

Берләшкән Милләтләр оешмасы башлангычы белән ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

-Әлеге дата уңаеннан мәгариф, спорт учреждениеләрендә, иҗтимагый оешмаларда төрле чаралар: коррупциягә каршы тема буенча ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре, очрашулар, “түгәрәк өстәлләр” узачак, - ди  муниципаль район башлыгының коррупция­гә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин.- Гомумән, районда коррупциягә, ришвәтчелеккә  каршылык күрсәтү өлкәсендә чаралар даими үткәрелә - муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, милке һәм милек сыйфатындагы йөкләмәләре турындагы мәгълүматлар, үзсалым акчаларыннан максатчан файдалану тикшерелә, норматив хокукый актлар һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрелә, районның коррупциягә каршы көрәш комиссиянең утырышлары да еш була.

 Кызганычка каршы, райондашларыбыз әлеге проблемага битараф. Район хакимияте, күпфункцияле үзәк биналарында урнаштырылган "Ышаныч тартмалары" гел диярлек буш. Ә бит без аноним хатларны да карыйбыз, тикшерәбез. Форсаттан файдаланып, райондашларыбызны активрак булырга чакырам. "Халык контроле" электрон системасында да коррупциягә багышланган бүлекчә бар, анда да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

фото pixabay.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев