Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр социаль пакет буенча 1 октябрьгә кадәр гариза яза алалар

1 нче октябрьдән социаль пакеттан кулланучы, яки аннан баш тартучы кешеләрнең гаризаларын кабул итү төгәлләнә.

Районда федераль ташламаларга ия 2059 пенсионер яши, шуларның 824се генә социаль пакеттан файдалана.

Социаль хезмәтләр җыелмасы рецепт буенча бирелүче дарулар юнәтүне , санаторий-курортларда дәвалануны һәм тимерюл транспортында бушлай йөрүгә хокукны  үз эченә ала. Бу ташламалардан аерым-аерым да файдаланырга һәм баш тартырга була.

-Ташламаларга ия пенсионерлар 2020  елга социаль хезмәтләрдән файдалану яки баш тарту турында фикерен раслап агымдагы елның 1 октябренә кадәр гариза яза ала, - ди Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте начальнигы Лилия Гатина. - 1 октябрьдән соң фикерне үзгәртеп булмый. Гариза язу өчен безгә килергә, яки моны Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетың аша да эшләргә мөмкин.

Әлеге ташламалар суммасының зуррак өлеше дарулар алуга бирелә. Федераль ташламаларга ия пенсионер акчадан баш тартса, ул рецепт буенча үзеңә кирәкле даруларны даруханәдән бушлай алырга хокуклы. Андый пенсионерлар арасында даими рәвештә бик кыйммәтле даруларга мохтаҗлар да байтак.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев