Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр “Халык контроле”нә юллар начарлыгына зар белдерәләр

Республика порталының "Халык контроле" мәгълүмати системасына безнең районнан агымдагы елның узган сигез аенда 22 мөрәҗәгать кергән. Аларның күбесе территорияләрне һәм юлларны төзекләндерү мәсьәләләренә кагыла.

Начар юллардан зарланып, Ульяновка, Лашман, Яңа Элмәле авыл җирлекләреннән хатлар кергән. Биредә теркәлгән соңгы мөрәҗәгатьтә дә шулай ук Иске Котыш авылындагы Байкал урамындагы юл начарлыгыннан  зар белдергәннәр. Мондагы юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү 2021 елга планлаштырылган икән. Лашмандагы Химиклар урамына да юлчылар киләсе елда гына киләчәк. Яңа Элмәледәге Хуторская урамы, гомумән, 2022 нче елның гына эш планына кертеләчәк.

Гаризаларның күпчелегенә шундыйрак җавап бирелгән, кайберләре хәл ителгән, башкалары буенча тикшерү бара. Әйтик, Яңа Элмәле буасында балыклар үлүе турында хәбәр бер ай элек керсә дә, аның буенча бүген дә җавап бирүче юк.

Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешендә хокук бозулар турында да “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Һәр расланган очрак өчен хәбәр бирүчегә республика бюджетыннан 1 мең сумнан алып 3 мең сумга кадәр акчалата бүләк бирелә. Шунысына да игътибар итегез – “Халык контроле”ндәге “Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше” бүлегендәге барлык заявкалар сайттан файдаланучыларның ирекле керүеннән яшерелгән, шуңа күрә сезне танырлар дип борчылу урынсыз. Шуның өстенә өстәмә акча да эшләргә мөмкин.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев