Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр Казанга суган алып бара

Бу атнада Казанда узачак авыл хуҗалыгы ярмикәсендә шәһәр халкы Чирмешән суганын да сатып ала алачак. Сентябрь аенда Татарстанда гадәттәгечә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Казанда алар ун сәүдә мәйданчыгында уза. Бу атна шимбәсендә "Казан" агросәнәгать паркында чирмешәнлеләр дә сәүдә итәчәк. -Ярминкәгә, нигездә, халыктан җыелган яшелчә: бәрәңге, суган, кишер, аш чөгендере...

Бу атнада Казанда узачак авыл хуҗалыгы ярмикәсендә шәһәр халкы Чирмешән суганын да сатып ала алачак.

Сентябрь аенда Татарстанда гадәттәгечә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Казанда алар ун сәүдә мәйданчыгында уза. Бу атна шимбәсендә "Казан" агросәнәгать паркында чирмешәнлеләр дә сәүдә итәчәк.
-Ярминкәгә, нигездә, халыктан җыелган яшелчә: бәрәңге, суган, кишер, аш чөгендере алып барачакбыз. Сатуда Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы һәм фермерлар үстергән бөртек тә була, - ди райпо җитәкчесе Әбүзәр Мортазин. - Шулай ук үзебезнең ипи комбинаты һәм гомум туклану җәмгыяте җитештергән продукцияне дә тәкъдим итәчәкбез. Товарны дүрт йөк машинасы белән алып барырга планлаштырабыз. Киләчәктә ит продукциясен дә тәкъдим итү күздә тотыла. Ярминкәләр Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Без Казанга да, Яр Чаллыга да барырбыз дип торабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы суган Казан шәһәре