Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр быел юлларда кар күплектән еш зарланганнар

Чирмешәнлеләр быел, узган өч айда, “Халык контроле” республика порталына 12 хәбәр язганнар. Аларның күпчелеге район үзәгендәге юллар янәшәсендә кар өемнәре күплеге, машина йөртүчеләргә юл күренмәү белән бәйле зарлар.

Юллардагы, юл чатларындагы кар белән бәйле шикаятьләр Чирмешән авыл җирлеге тарафыннан уңайга хәл ителгән дип язылган. Хәер, кар бетте, әмма хәзер чыршы агачлары комачаулый.  Шешминская һәм Беренче Май урамнары киселешендә, халык телендәге больница тавындагы юл участогы куркыныч, авария килеп чыгарлык урын. Бер якташыбыз монда артык үсеп киткән агачлар күз күремен каплый, дип язган. Әйе, чыршылар матур, урамнарга бер бизәк, тик, чынлап та, алар кайбер юл чатларында машина йөртүчеләргә комачаулый. Инглиз телен яхшы белүче берәү юл билгесенә игътибар иткән: хата табып, “Халык контроленә” язган. Чирмешәннән Шенталага чыгып китү уңаендагы весовой контрольгә кагылышлы юл билгесендә бер хәреф хатасы бар икән. Хәбәр салучы аның фотосын да урнаштырган.

Сүз уңаеннан, ”Халык контроле”нә районда алкоголь сатудагы закон бозулар хакында да язарга мөмкин. Факт расланган очракта, моның өчен акчалата бүләкләү дә каралган.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев