Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр “Ак чәчәкләр” акциясенә кушылды

Район мәдәният йорты фойесында узган “Ак чәчәкләр” хәйрия акциясе кысаларында авыру балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтеләчәк. Биредә, ярминкәдә район мәктәпләре һәм балалар сәнгать мәктәбе укучылары ясаган чәчәкләрне тәкъдим иттеләр.

Укучылар халыкны акциядә кушылырга өндәп, аның максаты белән таныштырып тордылар.

Ярминкәдә җыелган акчалар районда яшәүче, физик мөмкинлеге чикле балаларны дәвалауга тотылачак. Акциягә 170 райондашыбыз кушылды, 17 мең сумнан күбрәк акча җыелды.

-Мин бу чарада бик теләп катнашам, зур булмаса да, моңа үз өлешемне кертергә булдым, - диде Екатерина Рыбкина.

-Акциягә коллективыбыз белән кушылдык, тамчыдан күл җыела, - диде район балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Гүзәлия Сәлахова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев