Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнем – гөлләр иле

Район үзәгендә узган чәчәкләр бәйрәмендә Иске Котыш мәдәният йорты (директоры Екатерина Борисова, сәнгать җитәкчесе Ольга Леушкина) беренче урынга лаек булды. Бәйрәмдә барлыгы 11 мәдәният йорты һәм клуб катнашкан. Алар үзләренең тәкъдим иткән композицияләрен чәчәкләр белән генә түгел, ә яшелчәләр, җиләк-җимешләр белән дә бизәгәннәр, кайберәүләр хәтта кул эшләре белән дә баетканнар....

Район үзәгендә узган чәчәкләр бәйрәмендә Иске Котыш мәдәният йорты (директоры Екатерина Борисова, сәнгать җитәкчесе Ольга Леушкина) беренче урынга лаек булды.


Бәйрәмдә барлыгы 11 мәдәният йорты һәм клуб катнашкан. Алар үзләренең тәкъдим иткән композицияләрен чәчәкләр белән генә түгел, ә яшелчәләр, җиләк-җимешләр белән дә бизәгәннәр, кайберәүләр хәтта кул эшләре белән дә баетканнар. Әйе, иҗат кешесе һәрвакыт иҗат кешесе булып кала ала. Түбән Кармалка мәдәният йорты хезмәткәрләре дә (директоры - Антонина Зинина, сәнгать җитәкчесе - Ирина Зайцева) бәйрәмгә җитди әзерлек белән килгәннәр. Алар бу эшкә бар фантазияләрен җиккәннәр, өстәл бизәү белән генә чикләнмәгәннәр, тулы бер бакча күренеше тәкъдим иттеләр. Монда хәтта кечкенә генә күлдә балыклар да йөздерделәр. Алар икенче урынны алдылар.

Кара Чишмә мәдәният йорты (директоры - Резеда Мәслахова, сәнгать җитәкчесе - Гөлнур Шәкүрова) композициясе өченче урынга чыкты. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Шулай ук Иске Үтәмеш һәм Урманасты Үтәмеш мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә кызыксындыру бүләкләренә ия булдылар.

Чәчәкләр бәйрәме безнең районда өченче тапкыр, район мәдәният йорты директоры Әлфия Закирова инициативасы белән үткәрелде.

"Мин бу бәйрәмгә әзерләнеп килгән мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне җиткерәм. Шундый яңгырлы көнне дә гөлләр иле ясап, халыкның кәефен күтәрделәр," - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined чәчәкләр бәйрәме