Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге күп фатирлы йортларда капиталь ремонт дәвам итә

Быел район үзәгендә күп фатирлы биш йорт капиталь ремонт программасына кертелде. Бу максатка барлыгы 3 миллион 425 мең сум акча тотылачак.

Соңгы елларда капиталь ремонт программасы нигезендә күп фатирлы йортларда су, канализация челтәрләрен яңарталар, подъездларны ремонтлыйлар, подвалларда тәртип салалар.

-Быел төзүчеләр биш йортта эшли, - ди "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов. -Титов урамындагы 3 нче йортның түбәсен яңартабыз. Совет урамындагы 36 нчы, 38 нче, 40 нчы йортларда су һәм канализация челтәрләре торбалары алмаштырылды. Дзержинский урамының 39 “а” йортында узган елны башланган ремонт быел дәвам итә. Бу йортта подъездларга керү юллары ясалды һәм цоколь этажы төзекләндерелде. Эшләр төгәлләнеп килә, һәр йортта вак-төяк кенә калып бара.

Капиталь ремонтка акча республика һәм район бюджетларыннан да бирелә, әлеге эшкә йортларда яшәүчеләрнең ай саен түләп барган акчалары да тотыла.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев