Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә ялгыз өлкәннәр кафеда сыйланды

Бүген районның инвалидлар җәмгыяте оешмасы ялгыз яшәүче 50гә якын райондашыбызны “Өлкәннәр көне” уңаеннан бәйрәм чараларына дәште.

Кунакларны әүвәл район башкарма комитетының архив бүлегенә алып керделәр: олы кешеләрнең анда да гозерләре булырга мөмкин. Аннан әбиләр, бабайлар музейга юл алды. Район үзәгендәге матур кафеда исә өлкәннәребез өчен табын көйләнгән. Бер чор кешеләренең искә алырлык хатирәләре, сөйләшер сүзләре бар.

-Язмыштыр инде, мин ялгыз кеше, 67 яшьтәмен.  Ике баш мөгезле эре терлек, ат асрыйм. Җәен авылда фермер Салават Камаловка вак-төяк эшләрендә бераз булышкалап йөрдем, - ди элек авылда электрчы, радист, киномеханик булып эшләгән Минсабир Камашев. -Күршеләрем яхшы, бабайлар инде безнең урамда: Гаяз абыйга – 81, Барый абзыйга 80 яшь. Авылларыбыз картая.  Олыларга, иң мөһиме, бүген тынычлык һәм сәламәтлек кирәк.

-Ә күңел ничек? - дим.

-Ничек дип, күңел гел яшьлектә, картаясы килми. Яшьләр янында  яшьләрчә, картлар янында картларча инде без.

Чараның тагын бер кунагы - Чирмешәннән  Нина Цивильскаяга  73 яшь. Ул 25 ел район май-сыр заводында хезмәт куйган.

-Без ясаган сыр заманында бик данлыклы иде. Дөрес, хезмәте авыр булды, әүвәл,  1970 елларга кадәр,  күп эшне  кул көче белән башкарырга туры килде. Сәламәтлекнең бер өлеше анда калгандыр, - дип тә көрсенеп куйды.

-Ялгыз яшисезме?

-Ирем өченче кызыма өч яшь вакытта, 42 яшендә дөнья куйды. Хәзер кызларым өчесе дә Чирмешәндә яшиләр. Хәлемне белеп торалар. Тормыштан зарланмыйм, пенсиям җитә - ул артык күп булса чыгымнары да күп аның, - дип елмая пенсионер апа.

Менә шундый алар безнең өлкәннәребез, зарланмыйлар, сер бирергә яратмыйлар.   

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев