Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә – төрек коръән - хафизы

Районга Төркиядән бер айлык командировкага коръән-хафиз Түнҗәр Зирдали килгән. Ул Рамазан ае дәвамында Чирмешән мәчетендә намазга һәм ифтарга җыелган халыкка Коръән укый. Авыл халкы аны мәчет микрофоны аша да ишетә ала. Кунак Коръәнне ун төрле мәкам белән укый. Татарстан белән Төркия мөфтияте арасында төзелгән килешү буенча һәр елны Татарстан Төркиягә,...

Районга Төркиядән бер айлык командировкага коръән-хафиз Түнҗәр Зирдали килгән. Ул Рамазан ае дәвамында Чирмешән мәчетендә намазга һәм ифтарга җыелган халыкка Коръән укый.

Авыл халкы аны мәчет микрофоны аша да ишетә ала. Кунак Коръәнне ун төрле мәкам белән укый. Татарстан белән Төркия мөфтияте арасында төзелгән килешү буенча һәр елны Татарстан Төркиягә, Төркия Татарстанга үзләренең имамнарын практикага җибәрәләр. Быел да республикага 37 төрек имамы килгән. Аларны тәҗрибә уртаклашырга, өйрәнергә дип, республика районнарына юллаганнар.
Түнҗәр Зирдали Чирмешәндә генә түгел, Керкәле һәм Әмир авыллары мәчетләрендә дә ифтар мәҗлесләрендә булып, бу авыллар халкына да үзенең моңлы тавышын ишеттерде - Коръән укыды. Рамазан ае дәвамында, чакыру буенча, ул башка авылларга да бара.
- Мине чирмешәнлеләр бик яхшы кабул итте, халык ачык, - ди төркияле кунак. - Мин биредә үземне чит кеше кебек тә хис итмим. Чирмешән яшеллеккә күмелгән, чиста, тыныч, яшәү өчен бик яхшы җир. Ә ризыкка килгәндә, аны бик тәмле әзерлиләр.
Түнҗәр Зирдали бер миллион кешеле Конья шәһәрендә яши. Анда 500дән артык мәчет бар икән. Төркиядә мәчетләр зур итеп төзелә. Халык акчасына төзелгән дин йортларын дәүләт тота, имамнарга да хезмәт хакы түләп тора. Безнең акчага күчереп исәпләгәндә имамнар 40 мең сум хезмәт хакы ала.
Төркиядә дә, бездәге кебек, ифтар мәҗлесләре үткәрәләр, тик алар мәчетләрдә түгел, ә мәчет янында, чатыр астында көйләнә икән. Мәчеткә җыелган сәдака акчалары мохтаҗларга бирелә ди.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Дин һәм тормыш