Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә тәрбиягә алынган балаларны хөрмәтләделәр

Районда ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган 73 бала аларны кабул иткән яисә опекунлыкка алган гаиләләрдә яши, шул исәптән 25 гаиләдә асрамага алынган 52 бала тәрбияләнә.

Гаилә көне уңаеннан яшьләрнең ял итү үзәгендә тәрбиягә бала алган гаиләләр белән очрашу үтте.

-Тәрбиягә бала алган якташларыбызны чын мәгънәсендә олы йөрәкле кешеләр дияр идем. Гаилә җылысын бернинди балалар йорты да, мәктәп тә алыштыра алмый, -диде опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Светлана Севастьянова, бәйрәмгә килүчеләрне сәламләп. – Ләкин ят балаларны гаиләгә сыендыру –җитди адым. Моңа барганчы, мең кат уйларга кирәк. Күпчелек гаиләләрдә тәрбиягә алган балаларны якын күреп, яратып яшиләр. Әмма, кызганычка каршы, проблемалар да юк түгел. Хәзер без, нигездә, шундый гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү юнәлешендә эшлибез, Чистай балалар йорты белгечләре белән хезмәттәшлек итәбез.

Светлана Ильинична кайбер райондашларыбызга балаларны тәрбияләүгә өлеш керткәннәре өчен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларын да тапшырды.

Очрашуда катнашкан Әккәрәй авылында яшәүче ирле-хатынлы Елена һәм Илья Мензелиннар өч балалары янына ике ятимне сыендырганнар.

-Минем күптәннән шундый хыялым бар иде, -ди Елена Евгеньевна. -2016нче елда без Казаннан бертуган Ислам белән Русланны алып кайттык. Беренче көннән үк алар белән уртак тел таптык, балаларыбыз белән дә дуслаштылар. Безнең гаиләдә “бу үзебезнең балалар, болары кабул иткән” дигән уй да юк, аларны бертигез күрәбез, бертигез яратабыз. Беркайчан да бер минутка да мондый адымга барганыма үкенгәнем булмады. Киләчәктә әле тагын бер кыз да алмакчы булабыз.

Яшьләрнең ял итү үзәге кунаклары бер – берсе белән якынрак таныша, аралаша алдылар, уртак мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Үзәк хезмәткәрләре аларга концерт номерлары да, төрле уеннар да тәкъдим иттеләр. Соңыннан бөтенесе бергә чәй табыны артында сыйландылар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев