Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә тагын бер "зур" йорт төзи башлыйлар

Быел Чирмешәндә 16 фатирлы тагын бер аренда йорты файдалануга тапшырылырга тиеш. Төзүчеләр әйтүенчә, бу объектта эшне алдагы өч айда ук төгәлләргә мөмкин.

Юлчылар урамындагы әлеге йорт төзелешендә көн саен егермеләп кеше эшли. Материаллар белән тоткарлык юк, аларны монда алдан ук китереп куялар. Инде икенче кат стеналарын күтәрәләр. Тигез, пөхтә итеп куелучы матур кирпечне  тышларга да кирәкмәячәк.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин әйтүенчә, район үзәгендә җәй башларында 24 фатирлы тагын бер торак йорт төзи башлаячаклар.

Ул Татарстан урамында, элегрәк төзелгән күпфатирлы йортлар артында бастырылачак.

Амур ягында, элеккеге аэропорт территориясендә киләсе елларда арендага күп фатирлы янә дүрт йорт төзү күздә тотыла.

Узган елда районда 5100 квадрат метр (план – 5000) торак йорт төзелгән. 2020 елда бу күрсәткеч 7 меңгә җитәргә тиеш.

Болардан тыш, Чирмешәндә табибларга – 11 квартира, кайбер авылларда медицина хезмәткәрләренә аерым торак йорт төзеп бирмәкчеләр.

Районда 32 укытучыны да тораклы итмәкчеләр. Әлегә бу эшкә кирәкле документлар әзерләнә, килештерелә.

Табибларга, авыл фельдшерларына торак “Земство докторы” һәм “Земство укытучысы” федераль программасы буенча төзелә. Ул быел гына гамәлгә кергән программа, яңалык.

-Табиблар арасында да торакка мохтаҗлар бар, - ди башкарма комитет җитәкчесе. -Яшь укытучыларны районга эшкә җәлеп итү өчен дә торак зур роль уйный. Шуңа күрә  әлеге программалар кадрлар проблемасын уңай чишү өчен зур мөмкинлек.

 фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев