Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Үсеш Партиясе”н Альберт Латыйпов җитәкләячәк

Чирмешәндә Бөтенроссия “Үсеш Партиясе” (“Партия Роста”) бүлекчәсе ачылды. Ул нигездә эшмәкәрләр мәнфәгатьләрен яклап эшләячәк.

Район газетасы редакциясе бинасының беренче катында урнашкан, Альберт Латыйпов җитәкләгән район эшмәкәрләр иҗтимагый советы офисына мөрәҗәгать итүчеләр арта төшәр. Альберт Яхъя улы Чирмешәндә, вәкиллеге шунда ук ачылган “Үсеш Партиясе”нең бүлекчәсен җитәкләячәк.

Бүлекчәне ачу тантанасына “Үсеш Партиясе”нең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко килган иде.

-Районда көчле эшмәкәрләр булу – яңа эш урыннары, эш хаклары, бюджетны өстәмә тулыландыру мөмкинлеге дигән сүз. Без эшмәкәрләргә ярдәм итәчәкбез. Шуның өчен Чирмешәндә бүлекчәбезне ачарга булдык та. Әлеге юнәлештә җирле хакимият белән тыгыз бәйләнештә хезмәттәшлек итү сорала, чөнки хакимият күп проблемаларны хәл итә ала. Эшмәкәрләр белән хакимият арасында сез шул күпер ролен үтәрсез дип ышанам. Тырыш якташларыгызга эшләргә районда комфортлы, яхшы шартлар булдыру өчен көчегезне куегыз, - диде Олег Владимирович Альберт Латыйповка мөрәҗәгать итеп.   

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев