Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә республика программасы буенча алты ишегалды ремонтланды

Быел “Безнең ишегалды” республика программасы нигезендә район үзәгендә алты ишегалдын төзекләндерделәр.

2020 нче елда әлеге программага Совет урамындагы 36, 38, 40, 42, 44, 48 нче йортлар керде.

-Беренче чиратта, монда юллар ремонтланды, асфальт түшәлде. 48 нче йортта ике электр баганасы куелды, җәяүлеләр өчен юл ясалды, - ди “Чирмешән” торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов. -Контейнерлар кую өчен, мәйданчыклар эшләнде. Хәзер бу йортларда автомобильләр кую өчен дә урыннар бар.

Мәсхүт Мәхмүт улы сүзе буенча, бу йортларда эшләр әле төгәлләнмәгән, монда кер киптерү өчен урыннар ясалачак, чүп савытлары, утыргычлар да урнаштырачаклар.

“Безнең ишегалды” программасы киләсе елда да дәвам итәчәк, 2021 елда район үзәгендәге тагын алты йорт ишегалдын яңартырга тиешләр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев