Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә мөмкинлекләре чиклеләрне биеттеләр

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле якташларыбыз өчен бәйрәм чарасы оештырганнар.

Социаль яклау бүлеге һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре бу көнне тәмле сый-нигъмәтләрдән бәйрәм табыны һәм концерт программасы әзерләгәннәр. Кунакларны район җитәкчелеге исеменнән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин сәламләде.

Инвалидлар турында еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында бик актив, нык ихтыяр көче булган кешеләр күп. Аларның кайберләре хезмәт коллективларында эшләүләрен дәвам итәләр, башкалар, лаеклы ялда булсалар да, район тормышында актив катнашалар, төрле чаралар оештыруда ярдәм күрсәтәләр.

-Бу очрашуда катнашкан якташларыбызың  күпчелеге  бик сирәк өйдән чыгып йөри, - ди кунакларның берсе Ирина Митяева. – Мондый очрашулар күңелләрне күтәрә, без рәхәтләнеп җырлар тыңладык,  кушылып та җырладык, хәтта биергә теләүчеләр дә булды. Бәйрәмнән  канәгать булып таралыштык. Форсаттан файдаланып, шундый күңелле чара оештыручыларга рәхмәтемне белдерәм.

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X