Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә - мега бывырсак?!

Узган атнада Чирмешәнгә шау-шулы, музыкалы, әллә нинди төсләргә буялган “Автобус 14...30” килде. Шулай дип аталган акция кысаларында республиканың “Татарстан яшьләре” иҗтимагый хәрәкәте активистлары районнарда яшәүче яшүсмерләр, егетләр-кызлар белән очрашулар үткәреп, аларның уй-фикерләрен белешеп йөрүе икән. 14...30 дигәне исә – 14 яшьтән – 30 яшькә чаклы дигәнне аңлата.

-Төп максатыбыз -  яшьләрне районда яшәү өчен уңайлы  шартлар тудыруга җәлеп итү. Моның өчен нәрсә кирәк? Яшьләрнең үзләрен тыңлыйсыбыз килә, - диде чара башланыр алдыннан,  акцияне бездә алып баручы – модератор Максим Праздников. –  Сүз уңаеннан,  монда бик яхшы каршы алдылар, чәй, бавырсак белән сыйладылар. Иң зур, мегабавырсак Чирмешәндә икән, - дип тә шаяртып алды ул...

Район үзәгенең яшьләр ял итү үзәге бинасы каршындагы мәйданда эскәмияләр куелган. Яшьләребез шунда урын алды. “Автобус 14...30” активистлары әүвәл алар белән  үзенә күрә бер онлайн-сорашу үткәрделәр. Җаваплар кесә телефоны аша туплана, аннан республиканың Яшьләр министрлыгына юллана икән.

- Сорагыз: “Бездә кайчан була? Фәлән әйбер бездә кайчан ачылачак?” Сезгә нәрсә җитми, нәрсә борчый? – барын да языгыз, - диде алып баручы.

Егетләргә, кызларга куш кына: җаваплар озак көттермәде. Әнә яшьләр үзәгендә бушлай Вай-фай кирәк икән, ял көннәрендә дискотека, караокэ булсын, диләр. Яшьләр өчен кафе юк. Аларның күңел генә ачасы түгел, ә ниндидер һөнәрләр дә үзләштерәселәре килә. Скрипкада уйнарга өйрәнергә теләүчеләр бар. Аниматор, эшмәкәр, стилист, программист буласылары килә.

Әңгәмәгә ТР Яшьләр министры урынбасары  Ринат Садыйков та кушылгач, дискуссия тагын да җанлана төште.

- Бүген, әйтик, Авыл хуҗалыгы министрлыгы өчен урак, икмәкләрне җыю – төп мәсьәлә булса,  безне иң борчыганы -  яшьләрнең авыллардан, районнардан шәһәрләргә китүе. Ә  авылсыз республика тотрыклы үсә алмый. Шуның өчен авылларда, район үзәкләрендә яшьләр өчен шартлар булдыру мөһим. Безгә сезнең  һәр фикерегез кадерле, - диде Казан кунагы.

Алай да дигәч, сорау-гозерләр тагын артты: рәссамнар  өчен кирәк-яраклар сата торган яхшы кибет кирәк, спорт кибете дә сорыйлар. Яшь парлар  авылда калучыларның  торак хәлләрен яхшырту, ипотека программасы булдыру хакында сүз кузгаттылар. Яхшы түләүле эш урыннары – бу күпләрнең үзәгенә үткән мәсьәлә. Балалар арасында, чарада катнашкан  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова әйткәнчә, олылар проблемаларын күтәрүчеләр булды. Әнә бер мәктәп укучысы  район үзәгендәге  Яшьләр урамындагы юлларның тузган булуын әйтте. Кайбер урамнарда чүп контейнерларын озак түкмичә торалар. Тагын сөендергәне - яшьләр әти-әниләреннән генә көтмичә, бигрәк тә каникул вакытларында үзләре акча эшләргә телиләр.

- Без үз көчебездән килгәне эшләрбез, гозерләргегезне республика җитәкчелегенә дә җиткерәчәкбез, - диде якташларыбызны игътибар белән тыңлаган министр урынбасары  Ринат Наил улы.

Ике сәгатьтән артык барган әңгәмә җанлы үтте.  Дөрес, олырак яшьләр фикерләрен ишетү тагын да яхшырак булыр иде. Ник дисәң, кызганыч,  монда күбрәк мәктәп укучылары катнашты.

Бу көнне автобуска  “Чирмешән” язуы төшерделәр, төрле төсләргә буялган диюбез шул - һәр район “кунак” автобуска үз тамгасын куеп җибәрә икән. Аннан соң акциядә катнашучылар шул ук автобуска утырып Чирмешән урамнарын әйләнделәр.

Автор фотолары

Чирмешәнгә "Автобус 14...30" килде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев