Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә өлкәннәр финанс грамоталылыгын күтәрде

Пенсия һәм пенсия алды яшендәге дистәләгән райондашыбыз финанс грамоталылыгын күтәрү курсларында укыды.

Салымнар хакында ниләр белергә? Банкларны һәм депозит төрләрен ничек сайларга, банктан кредит алганда нәрсәгә игътибар итәргә? Акция белән облигация арасында нинди аерма бар? Финанс мошенникларыннан ничек алдатмаска?

Чирмешәннең һәм башка авылларның бүгенге һәм булачак пенсионерлары шушы һәм башка сорауларга җавапларны район үзәк китапханәсендә алдылар. Укуларны Казан идарә, икътисад һәм финанслар федераль университеты укытучылары РФ Финанслар министрлыгы һәм үзгәртеп кору, һәм үсеш  халыкара банкының “Халыкның финанс грамоталылыгы дәрәҗәсен арттыруга булышу һәм Россия Федерациясендә финанс мәгарифен үстерүгә булышу” проектлар кысаларында үткәрделәр. Дәресләр рус һәм татар телләрендә барды.

“Студентлар” арасында элеккеге җитәкчеләр, муниципаль учреждение һәм предприятие хезмәткәрләре бар иде. Аларның кайберләре финанс мәсьәләләрендә – яхшы ук “йөзүчеләр”. Әмма дәресләрдә күңелсезләнеп утыручылар юк иде. Чөнки күпләр шәхси финанслар, гаилә бюджеты белән идарә итүгә һәм финанс “куркынычсызлык мендәре” булдыруга кагылышлы кызыклы мәгълүмат ишеттеләр.

– Мин үземне салымнарга кагылышлы мәсьәләдә бөтенләй мәгълүматсыз димәсәм дә, бүген бу хакта файдалы һәм яңа күп әйберләр белдем, - ди Чирмешәннән Мәрьям Дәүләтшина. -Барысын да гади мисаллар белән аңлаттылар. Әмма финанс грамоталылыгы иң элек яшьләргә, урта яшьләрдәгеләргә бик кирәк дип саныйм.

Башка укучылар да шул фикердә. Чөнки кредитларны, нигездә, яшьләр ала, банкныкы булмаган кредит оешмалары белән кызыксына, үз бизнесын башлый. Финанс грамоталылыгы курсларын узучылар финанс базары һәм финанслар институтлары кафедралары профессорлары Ленар Сафиуллинга, Айдар Әюповка, Игорь Кохка, доцентлар Чулпан Шәвәлиевага һәм Елена Фазлыевага эчтәлекле лекцияләре өчен рәхмәт әйттеләр.

-Без укытучылар белән курсларны киләчәктә дә һәм күбрәк кеше катнашында оештырырга дип сөйләштек, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев